Алабугада “Музейлар төне”

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Халыкара “Музейлар төне” акциясе кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы театральләштерелгән программалар тәкъдим итә.

19 май көнне 18.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр яңартылган экспозицияләрне күрергә, конкурс һәм квестларда катнашырга, төрле тәм-томнардан авыз итәргә, истәлекле бүләкләр ясарга өйрәнергә мөмкин булачак.

В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музеенда “Гомерлек яшьлек эзләп” интерактив программа әзерләнгән.  Әдәби әсәрләр һәм фильм геройлары медицина тарихы, сәламәтлегеңне озак елларга саклау серләре турында сөйләячәк. Теләгән һәркемнең ясалма ми белән әңгәмә корырга, анатомия турында белемнәрен тикшереп карарга, хезмәт терапиясен узарга, күзләрен тикшереп карарга, кан басымын, авырлыгын һәм буен үлчәтергә мөмкинлек бирелә. Биредә үк табиб яки шәфкать туташы киеменнән фотога төшү дә оештырыла. Соңыннан катнашучыларга чәй эчәргә тәкъдим итәчәкләр.

Н.А. Дурованың музей-утарында «Гусарлар батырлыгы һәм даны» исемле квест үткәрелә. Экспонатларны караганнан соң, бирегә килүчеләргә биремнәр биреләчәк, алар кроссвордлар һәм ребуслар чишәчәк, пазллар җыячак. Кунаклар гусар киемен  дә киеп карый ала.

Шәһәр тарихы музеенда “Зур һәм кечкенә тарихлар” исемле  интерактив программа  тәкъдим ителә.

Күргәзмәләр залында “Хуҗабикәдә кунакта” интерактив программа әзерләнгән.

Хәтер Музеенда “Хезмәткә һәм оборонага әзер!”  программасы  буенча әзерлек  бара. Кунакларны  экспозиция буенча аудио-видеоэкскурсия, Бөек Ватан сугышы хәрбиләренең киемнәре һәм кораллары, фотозона көтә.

Көмеш гасыр китапханәсе һәм М.И.Цветаеваның әдәби музее «Ночная СТИХИиЯ» программасын тәкъдим итә. Музей хезмәткәрләре экскурсия һәм шигырь укучылар арасында конкурс үткәрәчәк.

Декоратив-гамәли музей-остаханәсе, Россиядәге Япония елына багышлап, интерактив әзерләгән. Биредә Японнарның көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм кул эшләре турында мәгълүмат алып булачак.

Элемтә өчен мәгълүмат:

Алабуга  дәүләт музей-тыюлыгы матбугат хезмәткәре Евгения Поликарпова, 8-906-333-38-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International