Татарстан Милли музеенда Рабит Батулланың юбилеена багышланган Әдәби салон утырышы була

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә торган 18 майда 15.00 Татарстан Милли музеенда  Әдәби салон утырышы була. Ул  Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага багышланган.

Язучы Рабит Батулла (Роберт Мөхлисович Батуллин ) үзенең  күпкырлы иҗаты, җәмгыятьтәге актив позиция белән билгеле, музейның якын дусты булып санала, аның чараларында даими  катнаша, музей коллекцияләрен тулыландырырга ярдәм итә.

Әдәби салон утырышында Р.Батулла иҗатын сөючеләр, дуслары һәм хезмәттәшләре очрашачак.

Элемтә өчен мәгълүмат:

Татарстан милли музееның тарих һәм мәдәният бүлеге: (843) 292-66-16    

Редакция - нәшер итү бүлеге – милли музейның матбугат хезмәте: (843) 292-32 18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International