17 майда В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрында Александр Володин пьессасы буенча сәхнәләштерелгән “Биш кич” спектакле премьерасы була. Анда Татарстанның атказанган артисты Елена Ряшина, артистлар Илья Петров, Иван Овчинников, Мария Шеховцова, Илья Скрябин, Анастасия Королева уйный.
Режиссер – Татарстанның халык артисты Илья Славутский;
Рәссам – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Александр Патраков;
Костюмнар буенча рәссам – Рөстәм Исхаков;
Ут куючы рәссам – Денис Солнцев.
Спектакль 18.00 башлана.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация үткәрелә, чарада катнашырга теләүчеләргә 16 май 18.00 кадәр хәбәр итәргә кирәк.
Элемтә өчен: Мария Дернова, тел +7- 953-409-43-01; e-mail: karbdt-pr@yandex.ru
Спектакльнең премьералары 17, 18, 26 майда; 12, 27, 28 июньдә була.