Нәтиҗәле хезмәте һәм балет сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен

2018 елның 11 мае, җомга

Бүген Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты Савденов Руслан Мөхтәр улына дәүләт бүләген тапшырды.

Татарстан Президенты Указы нигезендә,  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет  артисты (солист) Савденов Руслан Мөхтәр улына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

Белешмә өчен: Савденов Руслан Мөхтәрович 1983 елның 5 июлендә  Алма-Ата шәһәрендә туа. А.В. Селезнёв исемендәге Алма-Ата хореография училищесын тәмамлый.   2002 – 2012 елларда  – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты,  2012-2017елларда  – П.Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет театры солисты,  2017 елдан – Тулуздагы  Theatre du Capitol балеты солисты.

Савденов Руслан Мөхтәрович – күпсанлы халыкара фестиваль һәм конкурслар лауреаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International