«Мир» кинотеатрында «Собибор» фильмын күрсәтү дәвам итә

2018 елның 11 мае, җомга

3 майда «Мир» кинотеатрында Константин Хабенскийның  «Собибор» тарихи фильмының премьерасы булган иде. Әлеге картина Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшерелде. Фильмның   сюжеты нацистларның  Собибор лагерында килеп чыккан вакыйгаларга бәйле, биредә төрле ил кешеләренең явызлыкка каршы берләшеп, җиңүгә ирешүләре, күпчелегенең бу көрәштә һәлак булулары тасвирлана. 1943 елның 14 декабрендә “Собибор” тоткыннары баш күтәрә. Үлемгә дучар ителгән, мескен хәлгә төшерелгән, физик һәм рухи яктан көчсезләнгәннәргә совет офицеры  Александр Печерский җитәкчелек итә. Лагерьдан бер төркем иптәшләре белән качып, ул партизаннарга кушыла, сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын дәвам итә, исән кала һәм 1960 елларда “Собибор” лагерындагы баш күтәрү турында китап яза. Фильм сценариясе нигезенә геройның тормышы алынган. Картина баш күтәрү вакыйгаларына 75 ел тулуга  багышлана. Моннан тыш, ул мәдәни-белем бирү ягыннан кыйммәтле һәм яшь буынны әхлакый яктан тәрбияләүгә өлеш кертә.

Тарихи картина Константин Хабенскийның режиссерлык дебюты булып тора.  «Мир» кинотеатрында фильм  16 майга кадәр күрсәтеләчәк. Премьера турында мәгълүмат “Татаркино” дәүләт бюджет  мәдәният учреждениясе һәм “Мир” кинотеатрының рәсми сайтларында урнаштырылган.

«Татаркино» хезмәткәрләре Казан һәм муниципаль белем бирү учрежденияләрендә укучыларны әлеге фильмны карарга җәлеп итә. Картина турында кинокулабларда, шәхси киномәктәпләрдә һәм киностудияләрдә фикер алышулар үткәреләчәк.

Белешмә өчен: «Собибор» - нәфис фильм, 2018 ел, Россия, (Синема Продакшн Продюсер Үзәге»), хәрби драма, 12+.

Режиссеры — Константин Хабенский;

Сценарий авторы: Александр Адабашьян, Андрей Назаров, Анна Чернакова;

Операторы — Рамунас Грейчюс;

Төп рольләрдә: Константин Хабенский, Кристофер Ламберт, Мария Кожевникова, Фелисе Янкелль, Дайнюс Казлаускас, Михалина Ольшанска, Вольфганг Черни, Филипп Рейнхардт, Дирк Мартенс, Максимиллиан Дирр, Евгений Сармонт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International