15-18 май көннәрендә Казанда «Заманча мәдәни киңлекләрдә театр музее» исемле V Бөтенроссия семинары үткәрелә. Ул А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт Үзәк Театр музее тарафыннан оештырыла, Россия Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Чара театр каршында эшләп килүче музейлар эшчәнлегенә багышлана.
Семинар кысаларында “Музей һәм театр: тере хәтер” исемле фәнни-гамәли конференция уздыру, Казан һәм башка төбәкләрдәге театр музейларын “Россиянең театр музейлары” порталына кертү, Казан Кремле музейларында, Татарстан Милли музеенда фәнни-гамәли дәресләр үткәрү, башкалада урнашкан театр музейларына бару, Татарстан Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу, “түгәрәк өстәл” утырышлары, китаплар тәкъдир итү чаралары, Казанның әйдәп баручы музей хезмәткәрләреннән мастер-класслар үткәрү, шәхси консультацияләр оештырылачак.
Программада Татарстанның күренекле театр һәм музейлары катнашыр дип көтелә.
Семинарны А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт Үзәк Театр музееның генераль директоры Дмитрий Родионов ачып җибәрәчәк.