Заманча сәнгать турында лекция укылачак

2018 елның 11 мае, җомга

«Музейда төн» акциясе кысаларында,  19 майда Сынлы сәнгать музеенда  заманча сәнгать турындагы циклдан “Совет чоры азагындагы  сәнгать проблематикасы. Мәскәү концептуализмы” темасына  лекция була. Аны сәнгать белгече Борис Клюшников укыячак.

Лекциядә совет азагындагы  сәнгатьне өйрәнү аспектлары турында сүз була. Аерым игътибар  Борис  Гройс һәм Виктор Тупицынның концептуаль сәнгатенә,   Алексей Юрчак концепциясе эстетикасына биреләчәк. СССР чорындагы сәнгатьне тасвирлау вариантлары тикшереләчәк. Шулай ук лекциядә Мәскәү концептуализмы турында сөйләшү була.

Борис Клюшников — фәлсәфәче һәм сәнгать өлкәсендәге тарихчы, сәнгать методологиясе белгече, Россия Дәүләт гуманитар университетының кино һәм заманча сәнгать  кафедрасы мөгаллиме.

Үткәрү урыны: Сынлы сәнгать музее, Казан, Карл Маркс ур., 64 йорт.Email gmiirt.modern@gmail.com

Тел.: +7 843 236 69 31 (ГМИИ РТ)

Тел. +7 927 033 78 09 (программа координаторы Луиза Низамова)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International