Татарстан Милли музеенда Илгиз Гыймранов күргәзмәсе ачыла

2018 елның 11 мае, җомга

16 майда 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда рәссам  Илгиз Гыймрановның  “Сезгә монда буласы иде” исеме астында күргәзмәсе эшли башлый.  

Илгиз Гыймранов – Казанның күренекле рәссамы, ул “Арсенал”га, башкаладагы дәүләтнеке булмаган  беренче сәнгать галереясына нигез салган кеше һәм аның арт-директоры. Ул рәссам Илдар Хановның остаханәсендә эшләгән, Россиядә һәм чит илләрдә үткәрелгән күпсанлы күргәзмә һәм арт-проектларда катнашкан. 2017 елда Илгиз Гыймранов  сәнгать ягыннан бөтенләй яңа урбанистика  концепты   булдырган. Картиналар сериясе  “Хрущевочки” исемен йөртә.

Милли музейда ачылачак күргәзмәдә авторның  30дан артык эше тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, агымдагы елның апрель аенда Лондонда урнашкан  Россия хезмәттәшлеге  вәкиллегендә рәссамның  «Khrushchev’s Thaw. The Housing I Loved» дип йөртелгән шәхси күргәзмәсе эшләгән иде, анда әлеге сериядән эшләр тәкъдим ителде.

Күргәзмә 12 июньгә кадәр эшләячәк.

Мәгълүмат өчен телефон номерлары: +7(843) 292-32-18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International