Казанда татар театрына нигез салучыларның берсен искә алдылар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Яңа-Татар зиратында Габдулла Кариев һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы булды. Биредә Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары катнашты.

Исегезгә төшереп үтәбез, быел 8 майда татар җәмәгатьчелеге беренче татар труппасы булган “Сәйяр”нең  сәнгать җитәкчесе, күренекле артист, сәләтле режиссер, педагог, оештыручы һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның  тууына  132 ел тулуны билгеләп үтте.

Бу көнне Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры  коллективы драматургның туган авылы Кулбай –Мораса авылында “Бер мәхәббәт тарихы” спектаклен дә күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International