11 майда 16.00 «Эрмитаж-Казан» үзәгендә француз рәссамы Ринат Анимаевның күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә узган елда гына иҗат ителгән йөздән артык рәсем тәкъдим ителәчәк.
Ринат Анимаев 1989 елдан башлап Франциядә яшәп, иҗат итә. Ул Франциянең Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм иң яхшы француз рәссамнар унлыгына керә.
Ринат Анимаев 1955 елның 24 мартында Дүшәнбе шәһәрендә күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. 10 яшьтә ул сәнгать мәктәбенә йөри башлый, аны тәмамлаганнан соң сәнгать училищесына укырга керә.1978-1984 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать иститутында белем ала. 1986 елда СССРның Рәссамнар берлегенә керә.
Ринат Анимаев – күпсанлы Мәскәү, бөтенсоюз, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы. Аның эшләре Россия, төньяк Америка, Европа илләре һәм Япониядәге музей һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Күргәзмә 31 майга кадәр эшли.
Белешмә өчен телефон номерлары: (843) 567-80-32, (843) 567-80-34.