Казанда VIII “Ирекле сәхнә” иҗади лабораториясе үткәреләчәк

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

14 - 18 май көннәрендә  М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII “Ирекле сәхнә” иҗади лабораториясе  эшләячәк. Әлеге чара республиканың театр җитәкчеләре һәм администрация хезмәте белгечләре өчен оештырыла. Лабораториянең темасы – “Театр сәнгате  менеджменты”, анда Татарстанда эшләп килүче театр вәкилләре катнаша.

“Ирекле сәхнә” иҗади лабораториясе  кысаларында  менеджмент, маркетинг, PR, кадрлар эше, бухгалтер хисабы һәм юриспруденция өлкәсенә кагылышлы  семинар һәм лекцияләр үткәреләчәк. Лаборатория спикерлары булып Денис Каргаев, Марина Андрейкина, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты, Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре чыгыш ясаячак.

14 майда, лаборатория ачылган  көнне, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры белгечләре катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы була.

«Семинарда сүз авторлык хокукының төп принциплары, театр һәм авторларның хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында барачак. Тыңлаучылар авторлык хокукларын көйләүче  норматив документлар, үзара мөгамәләне нәтиҗәле оештыру юллары белән таныша алачак. Театр режиссерларының хокукларына кагылышлы закон үзгәрешләренә аерым игътибар биреләчәк”, - дип сөйләде “Авторлык хокукы” темасына лекция укырга тиешле  Марина Андрейкина.
Иҗади лабораториянең максаты  - театр белгечләренең менеджмент, маркетинг, PR, кадрлар эше, бугхалтер хисабы һәм юриспруденция өлкәсендәге белемнәрен күтәрү. Чараны оештыручылар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ярдәмендә,  Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республиканың Театр эшлеклеләре берлеге. Лабораториянең хезмәттәшләре – «Таттелеком» АҖ, «Лампа» ҖЧҖ и «Здоровая жизнь» компаниясе.

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне “Ирекле сәхнә” иҗади лабораториясенә чакырабыз. Аккредитация std.evelina@yandex.ru почтасы аша үткәрелә (Эвелина Галимуллина, +7 904 665 62 23).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International