Нуриев фестивале-2018

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Рудольф Нуриев исемендәге   XXXI Халыкара классик балет фестивале 10-23 май көннәрендә  Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында  узачак. Программага Россия һәм дөньяның иң алдынгы театрлары солистлары  катнашында куелачак 11 спектакль һәм концерт кергән. Фестиваль кысаларында Санкт-Петербургның Борис Эйфман исемендәге балет театры һәм Мәскәүнең  К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Музыка театры гастрольләре дә узачак. Форум Рудольф Нуриевның (1938-1993) тууына 80 ел тулуга багышланган.

“Быелгы фестиваль  XX гасырның күренекле биючесе Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышлана. Аның 1992 елда Казанга килеп, М.Җәлил исемендәге театрда дирижер буларак чыгыш ясавы – истәлекле вакыйга һәм ул башкалабызның классик балет фестиваленең үсешенә ныклы этәргеч булды, бер елдан соң фестиваль  Рудольф Нуриев исемен йөртә башлады.

Бүгенге көндә Рудольф Нуриев фестивале – танылган бренд, Россия һәм Татарстанның мәдәни мирасы. Анда дөньяның иң яхшы театрларыннан биючеләр катнаша, ә фестиваль спектакльләре тамашачыларда зур кызыксыну уята.

Программасына дөнья һәм илебезнең хореография шедеврлары һәм заманча куелыштагы әсәрләр кергән XXXI фестиваль балет сәнгатен сөючеләргә күренекле сәхнә осталары һәм фестивальдә катнашучылар белән очрашу шатлыгы бүләк итәр һәм яңа исемнәр ачар, дип ышанам”, диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фестиваль кунакларына һәм катнашучыларына юлланган сәламләү мөрәҗәгатендә.

Форум Л.Минкусның  «Баядерка» балеты премьерасы белән ачыла. Куелышның музыкаль җитәкчесе - Ренат Салаватов, сәнгать җитәкчесе – Владимир Яковлев, сценография – Андрей Злобин, костюмнар -  Анна Ипатьева, ут куелышы – Арсений Радьков. «Баядерка»  хореограф Мариус Петип тууына   200 ел тулуга багышланган.  10 майда төп партияләрдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры  солистлары Кристина Андреева, Олег Ивенко, Аманда Гомес  уйный. 11нче майда анда Матильда Фрустье (Сан-Франциско балеты, АКШ), Игорь Цвирко һәм  Анна Тихомирова (Россиянең  зур театры) чыгыш ясый.  

Форумның программасына, спектакль һәм концертлардан тыш, беренче тапкыр лекция, кино күрсәтү һәм иҗади очрашулар кертелгән. Шул рәвешле, оештыручылар спектакльләрнең тыгыз  афишасын төрләндерү һәм балет сәнгате белән танышуны мәгънәлерәк итүгә ирешкән.

Фестиваль барган көннәрдә театрда күргәзмәләр узачак. Аның көзгеле фойесында музей тарафыннан әзерләнгән “Ике гений” экспозициясе эшләячәк. Кунаклар өчен Яшел залда  “Нуриев фестивале: тарих - костюмнарда” исемле күргәзмә оештырыла. Аларга керү спектакльләргә алынган билет буенча бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International