“Үлемсез полк” акциясе кысаларында Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы белән берлектә, “Күрмәүче ветераннарның Үлемсез полкы”н оештыра.
“Бөек Ватан сугышы күрмәүче инвалидлар санын арттырды. Сугышта яраланып, күрү сәләтен югалткан солдатлар башкаларга актив яшәргә ярдәм итеп, җәмгыять өчен бик зур файда китерә. Аларның барысы да Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасының барлыкка килеп, үсеп китүенә зур өлеш кертте. Без – сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе хезмәткәрләре - геройларыбызның батырлыгын истә тотабыз һәм алар алдында баш иябез. “Үлемсез полкта катнашу – безнең якты киләчәк өчен көрәшкән кешеләргә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек” – диде акцияне оештыручы Гөлүсә Закирова.
Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе хезмәткәрләре, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасының активы колоннада күрмәүче фронтовикларның портретлары белән хәрәкәт итәчәк.