Казанда 28 майдан 1июньгә кадәр халыкара театраль-белем бирү форумы узачак.
Форумның төп чаралары:
28 майда 10.00 Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының зур залында Форумның ачылышы була. Пленар утырышта кереш сүз белән Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясаячак.
Форумда педагог, режиссер, Берлиндагы театраль белем бирү үзәге җитәкчесе, театраль тренинглар өлкәсендә дөньякүләм танылган белгеч, күпсанлы китаплар һәм басмалар авторы Юрий Альшиц, Россия театр сәнгате академиясенең режиссерлык факультетын тәмамлаган, Колумбия Университеты профессоры, Валенсия Университеты докторы Алехандро Гонсалес Пуче катнашачак. Форум кысаларында Ф.Достоевскийның «Чернобыльский идиот» романы буенча Алехандро Пуче сәхнәләштергән спектакль күрсәтеләчәк.
Чарада катнашучылар арасында тагын:
Фәрит Бикчәнтәев – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстан театр эшлеклеләре Берлеге рәисе, Россия театр эшлеклеләре Берлеге секретаре, “Нәүрүз”форум-фестиваленең сәнгать җитәкчесе.
Рәдиф Җамалетдинов – Казан Федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр директоры, филология фәннәре докторы, профессор.
Рамил Садриев – Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты ректоры бар.
28 май 19.00, "Әтәч менгән читәнгә” спектакле, реж. Ф.Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Зур залы.
29 май 19.00, "Килмешәк” спектакле, реж. Ф.Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече залы.
30 май 19.00, «Чернобыльский идиот» спектакле, реж.Алехандро Гонсалес Пуче, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Зур залы.
31 май 19.00, «Тормышмы бу? » спектакле, реж. А.Җаббаров, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Зур залы.
1 июнь 19.00, «Миркәй белән Айсылу» спектакле, реж. И.Зәйниев, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Зур залы.
Форумны ябу чарасы 1 июньдә була. 17.00 гә - Фестиваль эше йомгакларына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы билгеләнгән. Ул Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече залында була.
Хөрмәтле журналистлар! Форум чараларында катнашу өчен аккредитация кирәк. Заявкаларны 21 майга кадәр pr@kamalteatr.ru адресына җибәрүегез яки 293-83-18, 89274464542 телефоннарына шалтыратып әйтүегез сорала. Заявкада журналистның ФИО, басма атамасы, килергә теләгән чара, элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк. Һәр басмадан 2 генә заявка кабул ителә.
Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез һәм V “Нәүрүз” Форумына көтеп калабыз.