2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тула.
Әлеге истәлекле дата һәм Җиңү көне уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры драматургның туган авылы Кулбай –Мораса авылында “Бер мәхәббәт тарихы” спектаклен күрсәтәчәк.
10нчы майда сәгать 10 да Казанның Яңа татар зиратында урнашкан Габдулла Кариев һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы була. Биредә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры хезмәткәрләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашыр дип көтелә.
Сезне күренекле актер, драматург каберен зиярат кылырга чакырабыз!
10 май көнне сәгать 9да Кариев театрыннан (Петербург урамы, 55б йорт) махсус автобус китә. Очрашу урыны – зират капкасы янында сәгать 10да.
Сезне көтеп калабыз!