Җиңү паркында “Парк һәм скверларда Җиңү көе” исемле Республика акциясе булып узды. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, “Яшь гвардия” Россия иҗтимагый оешмасы, Казанның парк һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән оештырылды.
Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән иҗади төркемнәр тамашачылар алдында көн уртасында ук чыгыш ясый башлады. Программаны И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Владимир Ионов җитәкчелегендәге тынлы оркестры ачып җибәрде. Аннары читтән килгән ансамбльләр чыгыш ясады, араларында балалар төркемнәре дә аз булмады. Хәрби музыка һәм фронт җырларыннан төзелгән попуррины Азнакай район-шәһәре мәдәният сараенда Иван Сергеев җитәкчелегендә эшләп килүче тынлы инструментлар оркестры тәкъдим итте. Паркта Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбеннән Айдар Фәтхуллин җитәкчелегендәге балалар оркестры, Сарманнан М.Г.Юзлибаев исемендәге “Экспромт” Җәлил балалар музыка мәктәбенең Фәридә Ханнанова җитәкчелегендәге оркестры, “Әлмәт” милли-мәдәни үзәгенең Николай Прец җитәкчелегендәге оркестрлары чыгыш ясады.
Алабуга һәм Зәйдән килгән эстрада-тынлы оркестрлар джаз башкарды. Яшел Үзәннән «SaxBand» музыкантлары тамашачыларга саксофонда уйнап күрсәтте.
Фестивальнең финал өлешендә Казан төркемнәре чыгыш ясады. Казан консерваториясе каршындагы Махсус урта белем музыка мәктәбенең быел гына оештырылган тынлы оркестры И.Штраус, Д.Беккер, Ж. Б.Арбан, И.Дунаевский әсәрләреннән төзелгән концерт программасы әзерләгән иде. Оркестр белән Дмитрий Деликатный җитәкчелек итте.
Фестиваль кысаларында Марсель Гафиев һәм Юрий Коган җитәкчелегендәге “Фантазия” джаз-оркестры фронт җырларын башкарды. Болактагы Яшьләр театрының Дмитрий Чирков җитәкчелегендәге Камера оркестры чыгышы – музыкаль номерлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.
Марафонны Николай Шадров җитәкчелегендәге «Профессор Band» ансамбле тәмамлады. Тамашачылар Рифат Абелхановның бию студиясе укучыларына кушылып биеде.
Үзгәреп торучан һава торышына да карамастан, Паркта “Җиңү көе” көне буе яңгырады. Бирегә килүчеләр яраткан җырларына кушылып, алкышлар белән музыкантларны дәртләндереп торды.