БДБ рәссамнары Һөнәри Берлегенең Казан бүлегендә “Җиңү солдатлары” күргәзмәсе ачылды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

6 майда БДБ рәссамнары Һөнәри Берлегенең Казан бүлеге якынлашып килүче Җиңү бәйрәмен “Җиңү солдатлары” күргәзмәсе белән билгеләп үтте. Николай Хомутов, Натан Солодухо, Лада Аюдаг, Әсгать  Макраев, Ирина Краснова-Волгина, Гөлчәчәк Әхмәтсалихова, Андрей Сутин, Татьяна Гнездилова, Вероника Мозаффарова үзләренең җиңүче солдатларга багышланган  рәсемнәрен 45нче санлы балалар китапханәсендә урнашкан  музейда тәкъдим итте. Ачылу  тантанасында Туган ил һәм Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләре белән Казан шагыйрьләре чыгыш ясады.

Бирегә килүчеләр өчен “Җиңү бәйрәменә” исемле  балалар рәсемнәре  күргәзмәсе дә кызыклы булды. Әлеге рәсемнәрне  балалар-яшүсмерләр өчен эшләп килүче  “Простор” туристлык һәм туган якны өйрәнү йортының сәнгать студиясенә өйрүче укучылар ясаган. Профессиональ рәссамнардан торган жюри  иң оста рәсем ясаучы балаларны билгеләде.

Күргәзмә  һәм музей эше  22нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә   сәгать 11.00 дән 17.00 гә эшли. Теләгән һәркем бирегә Бөек Ватан сугышы вакытында үз гаиләсенең тарихына кагылышлы фоторәсемнәр һәм мәгълүмат та алып килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International