Кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә куюга тотылган чыгымнарны финанслау максатыннан, Татарстан бюджетыннан субсидияләр алу өчен коммерцияле булмаган оешмалардан заявкалар кабул ителә башлады. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Субсидияләр түбәндәге таләпләргә җавап бирә торган оешмаларга бирелә:
оешма - Татарстан территориясендә билгеләнгән тәртип буенча теркәлгән юридик зат булырга тиеш;
оешманың, субсидия алу турындагы килешү имзаланачак айдан алдарак килгән айның беренче көненә: салым, җыемнар, иминият кертемнәре, пенияләр, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлары, Татарстан бюджетына вакытында кайтарылмаган субсидияләре, бюджет инвестицияләре булмаска тиеш;
оешма үзгәртеп кору, юкка чыгу, банкротлык процессында булмасын;
әгәр Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тарафыннан салымнарның ташламалы режимына караган һәм (яки) финанс операцияләрен башкарганда мәгълүмат бирүе мәҗбүри булмаган дәүләт яки территория исемлегенә кертелгән чит ил юридик заты өлешенә устав капиталының 50 проценттан артыгы туры килмәсә;
оешма кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә кую өчен Татарстан бюджетыннан норматив хокукый актлар нигезендә акчалар алмаса.
Субсидияләр алу өчен заявкалар кабул итү 10 көн дәвам итә: 7-16 май көннәрендә.
Документларны кабул итү белән Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы шөгыльләнә. Адресы: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 4нче кат, 425-426 нче кабинетлар.
Эш көннәрендә 09.00-12.00 һәм 13.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Субсидия алу өчен коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Мәдәният министры исеменә хат һәм түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
автор күрсәтелгән сценарий;
авторы күрсәтелгән кыскача синопсис;
кыскача режиссер экспликациясе;
иҗади төркем исемлеге;
режиссер, сценарий авторлары һәм продюсер фильмографиясе;
календарь-куелыш планы;
проектны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнар;
финанслау чыганаклары;
проектны башкару өчен матди-техник һәм кадрлар ресурслары турында мәгълүмат;
проект стратегиясе;
юридик зат булып дәүләт теркәлүе турында таныклык копиясе;
салым органында хисапка басу турында таныклык копиясе;
юридик затларның Бердәм дәүләт реестрыннан күчерелмә;
учредитель документлары, аларга үзгәрешләр керткән барлык документларның копиясе;
субсидия күчерелергә тиешле счет турындагы мәгълүмат;
коммерцияле булмаган оешманың барлык таләпләргә туры килүе турындагы белешмә, ул оешма җитәкчесе тарафыннан имзаланган булырга тиеш.