Дөнья Чемпионаты кысаларында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 11 спектакль күрсәтәчәк

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Футбол буенча 14нче июньнән 6нчы июльгә кадәр узачак Дөнья Чемпионаты кысаларында, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 11 спектакль күрсәтәчәк. Башкалабыз халкы һәм кунаклары 112-нче  сезон премьераларын һәм татар театрының йөзек кашына әйләнгән спектакльләрен күрә алачак.

14нче июнь, 19.00  «Җанкисәккәем», Т.Миңнуллин. 

15нче июнь, 18.00, «Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин. 

17нче июнь,  18.00, «Тормышмы бу?», Г.Исхакый. 

21нче июнь, 19.00, «Мәхәббәт FM», И.Зәйниев. 

22нче июнь, 19.00, «Ут күршеләр», С.Юзеев. 

23нче июнь, 18.00, «Сөясеңме, cөймисеңме...», Ф.Бүләков. 

28нче июнь,  19.00, «Әтәч менгән читәнгә», А.Гыйляҗев. 

29нче июнь,  19.00, «Диләфрүз – Remake», Т.Миңнуллин. 

4нче июль, 19.00, «Килә ява, килә ява... », З.Хәким. 

5нче июль, 19.00, «Бармы ришвәттән дәва?..», З.Хәким. 

Спектакльләр циклы һәм театрның 112нче сезоны 6нчы июль көнне Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәре белән ябыла.

Барлык спектакльләрнең дә рус һәм татар теленә синхрон тәрҗемәсе бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International