Җиңү көне алдыннан Милли музейда “Музей календаре” күргәзмәләр проекты кысаларында “Җиңү көне. 1945 ел мае” исемле күргәзмә эшли башлый. Биредә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбызның документлары, фоторәсемнәре, плакатлары һәм мемориаль истәлекләре урын алачак.
Музей экспонатлары арасында 1945 елда Берлинны алганда катнашкан 146нчы укчы дивизиянең солдат һәм офицерларына бирелгән медальләр, рәхмәт хатлары һәм аларның фотографияләре бар. Күргәзмәдә шулай ук 1966 елда дивизия ветераны И.А.Антропов тарафыннан музейга тапшырылган немец рейхы канцеляриясе көзгесе кыйпылчыгы, 1945 елның апрель аенда Берлинда дивизиянең сәяси бүлеге җитәкчесе Г.Б. машинасын тишеп кергән пуля, “Вперед” исемле дивизия газетасы рәссамы Юрий Цишевскийның рәсемнәре куелган.
Музейга килүчеләр 1943 елгы совет солдатлары кигән хәрби киемнәрне, татар язучысы Фатыйх Кәримнең Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җиткән итекләрен, Бөек Ватан сугышында катнашкан композитор Исмай Шәмсетдинов аккардеонын да күрә алачак.
Фоторәсемнәр аша Казан урамнарында һәм мәйданнарында 1945 елның 9нчы май көнен бәйрәм итүен күз алдына китерергә мөмкин. Бу көнне “По-2” самолеты Ирек мәйданы өстенә “Җиңү көне белән, иптәшләр” дигән язулы листовкалар очырткан.
Күргәзмә 6нчы майдан 15 майга кадәр эшләячәк.