7 май көнне Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә Тони Джайлз белән чара үткәрелә. Тренинг форматында оештырылган очрашуда Тони үзе, сәяхәтләре турында сөйләячәк. Ул тормышны, тирә-яктагы кешеләрне яратуы, каршылыклар белән көрәшү, киләчәккә өмет белән карау серләре белән уртаклашачак. Шулай ук Тони Джайлз физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәт булдыру турында да фикерләрен белдерәчәк.
«Мәдәни-тернәкләндерү эшендә мондый кешеләр белән очрашулар үткәрү бик мөһим. Соңгы елларда без физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туристлыкны популярлаштыру юнәлешендә актив эшлибез, кызыклы проектлар гамәлгә куябыз. Тони үз үрнәге белән, сәяхәт итү һәм актив тормыш рәвеше алып бару өчен киртәләр юк, дип исбатлый. Бу чарада күрү һәм ишетү буенча чикләүләре булган кешеләрне генә түгел, сәламәтләрне дә күрәсебез килә: очрашуга экскурсия үткәрүчеләр, туристлык фирмалары, кунакханә, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, журналистлар һәм һәр теләгән кешене көтеп калабыз. Бу чара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз-үзләренә ышанычны арттырырга, сәламәтләргә - инвалид булганнар белән аралашу тәҗрибәсе алырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип сөйләде китапханәнең методика бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова.
Очрашуга килергә теләүчеләрне 7нче май көнне сәгать 13.00 дән 15.00 гә кадәр Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә (Казан шәһәре, Серов ур.,3 нче йорт) көтеп калалар.
Оештыручылар: китапханәнең оештыру-методика бүлеге.
Урыннар саны чикле. Шуңа күрә, gellf291979@mail.ru электрон почтасына язып яки 89033438746 телефоны буенча шалтыратып, исем-фамилияне һәм телефон номерын хәбәр итәргә кирәк.
Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен 89033438746 телефонына шалтыратып, чараның координаторы Гөлүсә Закирова белән элемтәгә керергә мөмкин.
Белешмә өчен: британияле Тони Джайлз берүзе бөтен дөнья буенча сәяхәт итә. 18 ел дәвамында ул 127 илдә булган. Шул ук вакытта Тони Джайлзның колаклары 20 процент кына ишетә, ә күзләре бөтенләй күрми.