Тынлы һәм бәрмә инструментларда уйнаучылар арасында ел саен үткәрелүче Республика конкурсы тынлы һәм инструменталь музыканы популярлаштыру, ансамбль башкаруы дәрәҗәсен күтәрү максатын күздә тота.
Конкурсны гамәлгә куючылар:
Конкурста балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләрендә укучылар, һөнәри белем бирү оешмаларының 20 яшькә кадәрле студентлары катнаша.
Иҗади өлеш ике номинация буенча үткәрелә:
Конкурста Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан килгән 250 яшь музыкант катнашачак: Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Чаллы, Кукмара, Кама Аланы, Азнакай, Мамадыш, Чистай, Җәлил.
Жюри рәисе – ТРның атказанган артисты, укытучы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт конвсерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенең тынлы һәм халык инструментлары бүлеге җитәкчесе Деликатный Д.С.
Чараны уздыру урыны: Алабуга шәһәре, Шәһәр мәдәният сарае (Нефтяниклар пр., 24нче йорт)
Башлану вакыты - 13.00.