3-6 май көннәрендә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры һәм “Сказка” Алтай дәүләт курчак театрларының алмаш гастрольләре уза. Әлеге чаралар Татарстан республикасы һәм Алтай Хөкүмәте арасындагы “Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы” килешү кысаларында оештырыла.
Барнаул шәһәрендә урнашкан курчак театры Казанга өч спектакль алып килә. Болар – В.Драгунский хикәяләре буенча «Денискины рассказы»; рус халык әкияте буенча «Маша и Медведь» һәм П.Бажовның «Серебряное копытце» спектакльләре.
Алтай курчак театрының Казанга әле беренче тапкыр гына килүе. Алтай һәм Татарстан республикасы арасында алмаш гастрольләр бердәм мәдәни киңлек булдырырга, аны сакларга, иҗади элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Илнең алдынгы театрларының алмаш гастрольләре ике төбәк халкын да театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра.