Бу көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләр белән Татарстанның 2 районына иҗади сәфәргә җыена.
20 апрельдә труппа Кама Тамагы район мәдәният йортында Исламия Мәхмүтова пьесасы буенча куелган “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен күрсәтәчәк. Мелодрамада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова, Гөлназ Нәүмәтова, Ренат Шәмсетдинов, Ирек Хафизов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Рөстәм Гайзуллин катнаша. Мелодраманың режиссеры – Исламия Мәхмүтова.
26 апрельдә 19.00дә театр Лениногорск мәдәният йортында сезон премьерасы – Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган “Шаян Гөлшаян” спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов катнаша. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.
Кәрим Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия
театры матбугат хезмәте
Тел.:(843) 236-53-43
Моб.: 89274565023