Иртәгә Татарстан Мәдәният министрлыгында мәдәни мирас объектларының электрон басмасын тәкъдим итү була

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Иртәгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында “Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектлары. 1 том. Административ районнар” электрон басмасын тәкъдим итү була.

Каталогны әзерләү һәм бастыру “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылган. Әлеге басма 2016 елга актуальләштерелгән Татарстан Республикасы административ районнарында урнашкан мәдәни мирас объектлары каталогы рәвешендә.

Тәкъдим итү Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International