“Горький Казанда” яңа музей маршрутын тәкъдим итәләр

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

26 апрель көнне “Татарстанның музейлар язы - 2018” музейара акциясен үткәрү кысаларында, “Горький Казанда” яңа музей маршрутын тәкъдим итү була.

Төрле маршрутлар буенча матбугат турлары үткәрү инде күркәм гадәткә әйләнде. Быел, Максим Горькийның юбилей елында Татарстан Республикасы Милли музее А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее белән берлектә, ММЧ вәкилләре өчен “А.М.Горькийның 150 еллыгына” дигән программа әзерли.

Программага “Горький урыннары” буенча экскурсия һәм А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда белән танышу кергән. Анда 1886-1887 елларда Алексей Пешков икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшләгән. Моннан тыш, матбугат турында катнашучылар остаз дәресендә дә катнаша алачак.

Программа 10.00дә башлана. Автобус ТР Милли музее яныннан китә.

Матбугат турында катнашырга теләүчеләр 24 апрельгә кадәр +7(843)292-32-18 телефонына шалтыратып аккредитация уза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International