Музейда “АРТкино” кыска метрлы кино фестивале кайтавазы

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

19-21 апрельдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Х “АРТкино” Бөтенроссия кыска метрлы кино фестивале фильмнары күрсәтелә. Һәр тамашачы иң яхшы фильмны сайлап алу өчен тавыш бирүдә катнаша ала.

“АРТкино” илдәге иң зур күләмле кыска метрлы кино фестивале. Анда иң яхшыларны професиональ жюри белән бергә, тамашачылар да сайлый. 2008 елда “АРТкино” киноклубы белән “Сәнгать дөньясы” иҗади берләшмәсе тарафыннан гамәлгә кертелгән фестивальне үткәрүне дөнья киносы классиклары Тонино Гуэрра, Кшиштов Занусси, Клод Лелюш, Вернер Херцог, Иос Стеллинг хуплаган. Әлеге мәдәни чара ел үткәрелә. Фестивалҗнең президенты - кинорежиссер Сергей Тютин.

Тамашачыларга “АРТкино” фестиваленең иң яхшы фильмнарын күрсәтү өчен оештыручылар һәм профессиональ жюри 16 кыска метрлы фильм сайлап алган, алар тематки рәвештә өч программага берләштерелгән: “Иртә”, “Көн” һәм “Кич”.

19 апрель

18.00. Беренче фестиваль көне фильмнары. “Иртә” программасы

1 «И некуда падать звезде», реж. Игорь Гончаров

2 «ПНХ», реж. Илья Аксенов

3 «Не для речки, реж. Алиса Хмельницкая

4 «Новенький», реж. Мария Сопова

5 «Половинки», реж. Байбулат Батуллин

 1сәгать 55минут дәвам итә

20 апрель

12.00. «АРТкино» фестивале президенты Сергей Тютинның «Гамәли психология буларак режиссура»  онлайн-лекциясе

14.00. Икенче фестиваль көне фильмнары. “Көн” программасы

1 «Добрый день», реж. Ольга Дибцева

2 «Родительская суббота», реж. Наталья Столтидис

3 «Души мертвые», реж. Виктор Красовский

4 «К сестре моей», реж. Рината Шугайкина

5 «Молоко», реж. Дарья Власова

  1сәгать 35минут дәвам итә

21 апреля

16.00. Өченче фестиваль көне фильмнары. “Кич” прграммасы

1 «#КОГОУБИВАТЬ», реж. Павел Иванов

2 «Земля», реж. Максим Шкурин, Ринат Ташимов, Алёна Тремазова

3 «Потерянный путь», реж. Амир Сальянов

4 «Бриллианты для моих муравьев», реж. Карина Виленкина

5 «Дирижабль», реж. Мария Вихрова

6 «Мать моя женщина», реж. Анастасия Сафронова

1сәгать 50 минут дәвам итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International