Эльмира Шәрифуллина юбилей кичәсенә чакыра

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне 19.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк лауреаты, шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның иҗат кичәсе узачак. “Без  - Тукайлы халык” дип аталган әдәби-музыкаль кичә шагыйрәнең 70 яшьлек юбилеена багышлана.

Юбилей кичәсен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра. Бәйрәмдә танылган җырчылар, Камал театры артистлары катнашачак. Алар шагыйрәнең әсәрләрен укыячак, аның шигырьләренә язылган җырларны башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International