Айрат Сибагатуллин: “7 ел нәкъ бер мизгел кебек узды”

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы һәм ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре элеккеге министр Айрат Сибагатуллинга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерү өчен җыелды.

Искәртеп узабыз: 14 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үз теләге белән һәм пенсиягә чыгу сәбәпле, биләгән вазифасыннан азат ителде.

Хезмәттәшләре Айрат Сибагатуллинны көчле алкышлар белән каршы алды. Алар аңа уртак эш, мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, аңа нык сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар һәм ниятләренең тормышка ашуын теләде.

Айрат Сибагатуллин җавап сүзендә коллективның һәр хезмәткәренә, министрлык карамагындагы учреждение җитәкчеләренә 7 ел дәвамында башкарган уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, җиде ел нәкъ бер мизгел кебек узган. “Кичә генә министр портфелен алдым да, бүген менә китәм кебек. Сезгә рәхмәттән кала башка сүзем юк”, - диде ул. Соңыннан Р.Киплингның үзе өчен тормыш шигаре саналган “Заповедь” шигырен укыды.

Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин Татарстан Мәдәният министрлыгын 2011 елда җитәкләгән иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International