Татарстан Президенты Указы белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин вазифасыннан азат ителде

2018 елның 14 апреле, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин вазифасыннан азат ителде.

Татарстан Республикасы Президенты Указында “Сибгатуллин Айрат Миңнемулла улын Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифасыннан үз теләге буенча пенсиягә чыгу сәбәпле азат итәргә”, - диелгән.

312нче номерлы Указ 2018 елның 14 апрелендә имзаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International