Бүген Казанга Мәскәү Пасха фестиваленең махсус поезды белән дирижер Валерий Гергиев килде

2018 елның 13 апреле, җомга

Бүген Казанга Мәскәү Пасха фестиваленең махсус поезды белән дирижер Валерий Гергиев килде. XVII Мәскәү Пасха фестивале маршрутында Татарстан башкаласы алтынчы шәһәр булды – музыкаль марафон 32 көн дәвам итәчәк.

Поездның беренче вагонында Гергиев үзе, калганнарын музыкантлар били, уен кораллары өчен аерым вагон каралган.

“Казан-1” тимер юл вокзалы перронында маэстроны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы директоры Инга Новикова һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, шулай ук журналистлар каршы алды.

Татарстан башкаласында данлыклы коллектив ике концерт бирә. Аның берсе 15.00дә, икенчесе 19.00дә башлана. Казан концертлары форумның симфоник программасына керә.

Искәртеп узабыз: XVII Мәскәү Пасха фестивале Мәскәү Хөкүмәте, РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Оборона министрлыгы ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International