ТР Милли китапханәсендә Тукайга багышланган "Ашкынам мин мәңгелеккә" күргәзмәсе эшли

2018 елның 13 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы  уку залында 1 нче апрельдән башлап татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән «Ашкынам мин мәңгелеккә» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән әлеге күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗатына багышланган, китапханә фондларында сакланган, төрле елларда нәшер ителгән газет һәм журналлар урын алган. Г.Тукай турында йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр – шигырьләр, романнар, драмалар – һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән.

Күргәзмә белән 30 апрельгә кадәр танышып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International