13 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Идел буе, Урал һәм Себер шәһәрләре буенча гастрольгә чыга. Беренче концерт Уфада узса, соңгысын Түбән Варта шәһәрендә күрсәтәчәкләр. Гастрольләр ансамбльнең 80 еллыгына багышлана.
Концертларда 80нән артык хор, бию төркемнәре артистлары, оркестр музыкантлары катнашачак. Артистларга автобусларда 10 000 чакрымнан артык юл узарга туры киләчәк. Чыгышларга билетлар бер ай алдан сатылып беткән.