15 апрельдә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның үлгән көнендә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында, елдагыча, шагыйрь каберенә чәчәкләр салу була. Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашыр дип көтелә.