Татарстан Республикасында Кострома өлкәсе Мәдәният көннәре узачак

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

13-14 апрель көннәрендә Казанда Кострома өлкәсе Мәдәният көннәре узачак. Мәдәни программа Кострома өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлекне тормышка ашыру кысаларында оештырылган.

Кострома дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы “Кострома җире сәнгате” күргәзмәсен тәкъдим итә. Ул 13 апрель көнне 14.00дә “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында ачыла.

Шул ук көнне 18.00дә Кострома өлкәсе Дәүләт филармониясенең Владимир Сорожкин җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестры “Сезнең өчен иң яхшысы” программасы белән чыгыш ясаячак. Концерт Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе сәхнәсендә уза.

14 апрель көнне 17.00 Тинчурин театрында А.Н.Островский исемендәге Кострома дәүләт драма театры А.Н.Островскийның «Не было ни гроша, да вдруг алтын» спектаклен тәкъдим итә.

Кострома өлкәсенең иҗат делегациясен Мәдәняит департаменты директоры Елена Журина җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International