14-15 апрельдә “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә VI –VII Халыкара “Киртәләрсез кино” фестивале лауреатларының инвалид кешеләр язмышы турындагы фильмнары күрсәтелә. Чарада язучы, музыкант, режиссер, сценарист, җәмәгать эшлеклесе Владимир Рудак катнаша. Аның программага кергән “Ананас” фильмы дисскусиядә катнашачак.
Программа кысаларында төрле жанардагы фильмнар күрсәтелә, балалар һәм ата-аналар өчен чаралар, иҗади очрашулар, инклюзив иҗатка җәлеп ителгән коллективларны тәкъдим итүләр оештырыла.