16 апрель көнне 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында бердәнбер концерт белән “Басиани” Грузин фольклор җырлары Дәүләт ансамбле чыгыш ясый.
Программага грузин һәм рус дини җырлары, грузин уен коралларына кушылып грузин халык җырлары, шулай ук рус халык җырлары кергән.
“Басиани” ансамбле 2000 елда оешкан. Ул Тбилисидагы Изге Троицки Соборы Патриарх хорының бер өлеше санала, ансамбль чиркәү гыйбадәтләрендә катнаша. 2013 елда аңа Грузин фольклор җырлары Дәүләт ансамбле статусы бирелгән. Ансамбльгә нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе – Гиорги Донадзе.