Кичә В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы ачылды. Ул яңа «КиноProfi» секциясе белән башланып китте. Секция кысаларында лекцияләр, күзәтүләр һәм кино һөнәрләре буенча остаз дәресләре узды.
Остаз дәресләре сериясендә Казан режиссеры Рөстәм Рәшитов, «Кинолайф» проекты генераторы Айрат Габдрахманов, продюсер һәм режиссер Тимур Садыйков, костюмнар буенча рәссам Анна Невзорова һәм «FilmFay» студиясе директоры Даниил Фәйзрахманов катнашты. Спикерлар форумга җыелучыларга кино төшерү эшенең этаплары, мәйданчыктагы аппаратура үзенчәлекләре һәм костюмнар сайлап алу турында сөйләде.
Форумда «Точка кино», «Junior Life», «Черное и белое», «Сулевия», «Uni Gold» кино мәктәпләре, шулай ук “нче урта белем бирү мәктәбе карамагындагы Түбән Кама кино мәктәбе, Арчадан “Нур” кино мәктәбе тәкъдим ителде.
Бүген Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Киносценарияләр» секциясе уза. Ә Казан федераль университеты базасында «Generation: пиар, продвижение, провокация» секциясе оештырылган.
30 март көнне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мйәданчыгында кинопроектлар питчингы була. Шулай ук Беренче каналда чыгып килүче кино турындагы программа мөхәррире Марина Коблева остаз дәресе үткәрә.
31 март көнне С.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Кастинг-интенсив” дигән остаз-дәресе узачак. Аны “Кинолифт” халыкара кино проектлары кастинг-директоры Елизавета Шмакова уздыра.