31 март көнне Казанның 2нче Балалар музыка мәктәбе базасында Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабы узачак.
Әлеге фестиваль Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 1 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә расланган 2030 елга кадәр Дәүләт мәдәният сәясәте стратегиясен 2016-2018 елларда тормышка ашыру буенча чаралар планы нигезендә Бөтенроссия хор җәмгыяте һәм Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Фестивальдә балалар һәм өлкәннәр халык хор коллективлары катнаша ала.
Төбәк этабыннан узган хорлар округ этабында катнаша. Аларны 2018 елның 1 апреленнән 12 июненә кадәр үткәрү ниятләнгән. Өченче финал этабы ноябрь аенда Мәскәүдә узачак.
Татарстанда фестивальнең төбәк этабын ТР Мәдәният министрлыгы үткәрә. Быелгы конкурста Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск һәм республиканың башка шәһәрләреннән 13 коллектив катнашуы көтелә. Жюри составына ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт камера хоры сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова; ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Нияз Гәрәев; Казан дәүләт мәдәният министрлыгының этносәнгать музыка иҗаты һәм белем бирү кафедрасы доценты Александра Самойлова кергән.