Казанда Максим Горькийны искә алалар

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

28 март көнне Казанда бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Аларны Татарстан Мәдәният министрлыгы, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, ТР Язучылар берлеге оештыра.

Сәгать 12.00дә А.М.Горький һәйкәленә чәчәкләр салу булачак. Чарада Казан иҗат әһелләре, музей хезмәткәрләре, шулай ук шәһәрнең студентларын һәм укучыларын берләштергән “Мәдәниятләр һәм диалоглар үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы да катнашачак.

Алга таба А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда “А.М.Горькийның 150 еллыгына” дигән бәйрәм программасы дәвам итә. Көн дәвамында музей экспозицияләре буенча экскурсияләр оештырылачак, язучы турында фильмнар күрсәтеләчәк. 14.00дә музейның үзәк өлешендә Казан язучысы, драматургы һәм шагыйре Борис Вайнер җитәкчелегендә әдәби программа узачак. Биредә язучыга багышланган шигырьләр, аның әсәрләреннән өзекләр укылачак.

Ә 15.00дә Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган почта маркасы тәкъдим ителә.

16.00дә музейда мәртәбәле кунаклар һәм Татарстан сәнгать осталары катнашында “Горький безнең арабызда” дигән тантаналы кичә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International