Ике көн рәттән Әлмәт театры Мәскәү тамашачысына Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән «Кибет» спектаклентәкъдим итте.
20 март көнне Милләтләр театрының кече сәхнәсендә “Кибет” спектакле “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” фестивале җиңүчесе буларак тәкъдим ителде, ә 21 мартта шул ук сәхнәдә “Алтын битлек-2018” милли театр премиясе һәм фестивале номинанты буларак уйналды. Исегезгә төшерәбез: спектакль дүрт номинация буенча “Алтын битлек” милли театр премиясенә тәкъдим ителде – "Кече форматлы спектакль", “Режиссер эше” (Эдуард Шахов), "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясе (Олжас Жанайдаров).
Мәскәү театр белгечләре “Кибет” спектаклен югары бәяләде.