А.М.Горький Әдәби-мемориаль музее 2018 елда өч зур дата Ф.И.Шаляпинның тууына 145 ел, А.М.Горькийның тууына 150 һәм музей оешкан көнгә 80 ел тулуны билгеләп үтә. А.М.Горькийның туган көнен бәйрәм итәр алдыннан 12-13 мартта «Горький укулары - 2018» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Ул музейда 1942 елдан бирле үткәрелеп килә.
Соңгы елларда музей конференцияне Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә үткәрә. Конференция музейның өч юбилей датасына багышлана, ә аның темасы Горький, Шаляпин мирасын саклап калу проблемаларын чагылдыра һәм “А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин. Үткәнгә заманча караш” дип аталган. Чарада Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Ижевск, Чабакчар, Алабугадан килгән галимнәр катнашыр дип көтелә.