Казан хореография училищесы оешуга 25 ел тула

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

1 март көнне Казан хореография училищесы оешуга 25 ел тула. Шул уңайдан иртәгә анда тантаналы чаралар узачак. 12.00дә бәйрәм “линейкасы” башлана, аннары уку йортының хезмәткәрләрен котлаулар булачак.

Училищеның юбилеена багышланган зур концерт агымдагы елның май аенда XXXI Нуриев фестивале кысаларында узачак. Концертта уку йортын төрле елларда тәмамлаган, Россиядә һәм дөньяда исемнәре танылган Михаил Тимаев, Александра Елагина (Муса Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры), Виктория Капитонова (Швейцария), Кирилл Ермоленко (Венгрия), Айсылу Мирхафизхан (Мәскәү), Мария Стец (Әстерхан) һәм башкалар катнашачак. Концертның режиссеры –Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Полубенцев (Санкт-Петербург).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International