Мисырда II Асуан халыкара хатын-кыз киносы фестивале ябылды. Чарада “Татаркино” директоры урынбасары Зөфәр Дәүләтшин җитәкчелегендәге Татарстан кинематографистлары делегациясе гарәп дөньясы вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Казан дәүләт мәдәнит институтының кинематография һәм телевидение факультеты деканы урынбасары, “Хәлимә” фильмының сценарий авторы һәм режиссеры Юлия Захарова Асуан кинофестивалене жюри составына керде.
Искәртеп узабыз: XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Казан һәм Асуан кинофестивальләре арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланган иде. Килешү буенча Татарстан белән Мисыр дөньяның ике зур күләмле кинофорумы арасында фильмнар, материаллар һәм экспертлар белән алмаша ала.
Чара кысаларында Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәкъдим ителде. Презентациядән соң “Хәлимә” фильмы күрсәтелде.Ю.Васильева фильмны гарәп теленә тәрҗемә итеп, Мисыр тамашачыларына күрсәтү тәкъдимен алды.
Казан фестивале белән танылган яшь режиссерлар да хезмәттәшлек итәргә тели. Татарстан делегациясе режиссер, кино җитештерү компаниясе хуҗасы Исмәгыйль Мурад белән дә очрашты. Моннан тыш, фестивальдә Американың танылган актеры Дэнни Гловер катнашуы турында килешүгә ирешелгән. Актер 2018 елның көзендә Казанга килеп, тамашачыларга үз төшкән фильмны күрсәтәчәк.