Казанда V “Ватанны саклаучылар-2018” Халыкара патриотик кино фестивале тәмамланды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә V “Ватанны саклаучылар”  Халыкара патриотик кино фестивале узды. Чара кысаларында тематик кинолар күрсәтелде, лекторийлар оештырылды.

Фестивальне ябу тантанасында “Балалар проекты” номинациясендә җиңү яулаган “Блокадницы” фильмы авторы Кирилл Коргачев, фестивальгә багышланган чаралар оештырган өчен Эчке эшләр министрлыгы Мәдәни үзәге башлыгы И.Гумеровка Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Рәхмәте тапшырылды.

Белешмә өчен. Фестивальне “Изге йөрәкләр” Ветераннар хәйрия фонды оештырды.

Фестивальнең максаты: яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларда хәрби хезмәт белән кызыксыну уяту; сәләтле иҗади яшьләрне ачыклау; балалар һәм яшьләрдә сәнгати зәвык тәрбияләү; видео һәм киносәнгате ярдәмендә сәнгати образлар булдыру; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Быел фестивальгә Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Швеция, Конго Республикасы, Иран, Төркия, Һиндстан, Германиядән 200дән артык гариза алынган иде.

Россиянең атказанган артисты, жюри рәисе Владимир Демидов һәм театр һәм кино режиссеры Андрей Селиванов фестивальнең кунаклары булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International