Президент грантлары фонды социаль әһәмиятле проектларны, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы хөкүмәтнеке булмаган коммерциягә карамаган оешмалар арасында 2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурс уздыру турында игълан итә.
Гариза Президент грантлары фондына, президентскиегранты.рф рәсми сайтына урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутырып, электрон документлар рәвешендә тапшырыла.
Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 20 февральдә кабул ителә башлады. Аларны 26 мартка кадәр тапшырырга була.
Электрон почта адресы: office@pgrants.ru
Урнашу урыны: 121099, Мәскәү шәһәре, Композиторлар урамы, 25/5 нче йорт, 1 нче корылма. Телефон: +7 (495) 150-42-22