А.М. Горький музеенда Алексей Леоновның яңа күргәзмәсе ачыла

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе
16 декабрьдә 16.00 сәгатьтә А.М. Горький музеенда скульптор Алексей Леоновның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Авторның эшләре Рерихларның Мәскәүдәге Халыкара Үзәге Н.К. Рерих исемендәге музее залларында, Киевта Днепр ярындагы Сәнгать аллеясендә, Калуга скверларында куелган, күп кенә скульптуралары Россия, Украина, Белорусия, АКШ, Канададагы шәхси коллекцияләрдә саклана. Алексей гаять тырышып эшли һәм 29 яшьлек бу скульпторның иҗади мирасы бик зур.
А. Леоновның «Молитва в скульптуре» дигән яңа күргәзмәсе – миф геройларыннан хәзерге чор кешеләренә кадәр кешелек эволюциясенең сәнгати елъязмасы ул.
Анда Бөек рухи җитәкчеләр – Христос, Конфуций, Лао-Цзы, Моисей, Кришна, Будда, Сергий Радонежский һәм башкаларның сыннарын, авторның башка күп кенә эшләрен күрергә мөмкин.
Скульпторның эш материалы – шамот.
Күргәзмәне оештыручылар –А.М. Горькийның әдәби–мемориаль музее һәм Казанның «Грани» мәдәни-агарту җәмгыяте күргәзмә өчен мәдәни программа әзерләгән.
Күргәзмә 2012 елның 18 февраленә кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International