“Музейда музыка” проекты кысаларында «Опера круизы» дигән концерт программасы була
2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе
3 декабрьдә 15.00 сәгатьтә А.М. Горький музеенда “Музейда музыка” проекты кысаларында «Опера круизы» дигән концерт программасы була.
Быел бу проектка (аны А. Горький музее Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән бергә оештыра) биш ел тулды. Проект кысаларында консерватория укытучылары һәм укучылары катнашында концертлар уздырыла.
Концертта М.Җәлил исемендәге Татар Академия опера һәм балет театрының хор солисты Нелли Шилова чыгыш ясый.
Ул Дж. Верди, А. Каталани, Ф. Лист, А. Дюпарк әсәрләрен башкара. Фортепиано партиясен Вера Анатольевна Таганцева башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.