Иртәгә Казанда «Исламда яңарыш хәрәкәте» дигән конференция ачыла

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе
Татарстан башкаласында 1-2 декабрьдә «Исламда яңарыш хәрәкәте» дигән Халыкара фәнни–гамәли конференция була.
Конференцияне оештыручылар: Казан федераль университеты, Россия ислам университеты, ОИС (ОИК) каршындагы мәгариф, фән һәм мәдәният буенча халыкара хөкүмәтара Ислам оешмасы(ISESCO).
Фәнни форум кунаклары арасында Доктор Тәүфыйк Рамадан Буты (Димәшкъ, Сүрия), Солтан Әбү Ураби Әл Адвана (Иордания), Жан Ридвани (Франция), Мөхәммәд Атыф Әл Иракый (Мисыр) бар, шулай ук форумда Малайзия, Босния һәм Герцеговина, Үзбәкстан, Украина һәм Согуд Гарәбстаныннан ислам белгечләре катнаша.
Конференцияне ачу тантанасы КФУның Филология һәм сәнгать институтының актлар залында (Татарстан урамы, 2) сәгать 10 да булачак. Шунда ук "Исламны өйрәнү һәм мөселман дини белемен институциальләштерүнең актуаль проблемалары " дигән түгәрәк өстәл утырышы (ауд. 235) узачак, шулай ук беренче секция (Актлар залы) һәм бишенче секция (ауд.103) эшләячәк.
Конференциянең икенче көне «Хаял» кунакханәсенең конференцияләр залында узачак (Университет урамы, 16).
Конференция кысаларында 4 секция утырышы була: «Исламда дини яңарыш тарихы», «Исламда хәзерге заман яңарыш хәрәкәте», «Суфыйчылыкның яңарыш мөмкинлекләре: миф һәм чынбарлык», «Җәдитчелек һәм татарларда дини-яңарыш процесслары».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International