22 февраль көнне 14.00дә Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан укучыларына беренче паспортларны тапшыру була. Балалар үзләренең төп документларын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы мөдире Михаил Черепанов кулыннан алачак.
Чара «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» проекты кысаларында үткәрелә. Аны ТР Милли музее ТР буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе белән берлектә 2013 елдан башлап үткәрелә.